Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим марафончылары

Галимнәр фикеренчә, кимендә 21 көн дәвамында көн саен кабатланган гамәлләр ихтыяр көче нык булган кешедә матур гадәткә әверелә ала. Соци­аль челтәрләрдә әлеге фак­тны исәпкә алып оешты­рылган татар телле үзүсеш проектлары барлыкка килде. “Әдәби марафон”, “Сәламәт иртә”, “Авылым гүзәллеге” кебек марафоннар – шун­дыйлардан. Бөтен дөньяда яшәүче татарлар катнаша алучы әлеге үзенчәлекле бәйге онлайн формада үтүе белән отышлы.

 

Галимнәр фикеренчә, кимендә 21 көн дәвамында көн саен кабатланган гамәлләр ихтыяр көче нык булган кешедә матур гадәткә әверелә ала. Соци­аль челтәрләрдә әлеге фак­тны исәпкә алып оешты­рылган татар телле үзүсеш проектлары барлыкка килде. “Әдәби марафон”, “Сәламәт иртә”, “Авылым гүзәллеге” кебек марафоннар – шун­дыйлардан. Алар “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешмасы һәм аның директоры Раил Гатауллин инициативасы белән оешты­рыла. “Әдәби марафон” 2017 елдан башлап үткәрелә, кал­ганнарына 2020 елда старт бирелде. Бөтен дөньяда яшәүче татарлар катнаша алучы әлеге үзенчәлекле бәйге онлайн формада үтүе белән отышлы.

 

Әлеге проектларда оеш­кан көннәреннән башлап кат­нашучы мөслимлеләр дә бар. Гөлнара Хәкимова, Гөлназ Җәлилова – “стажлы” ма­рафончылар. Марафонда катнашучыларның сафлары арта барып, быел аларның саны 30га якынлашты. Иң нәни ма­рафончы Асылъяр Хәсәновага 8 яшь булса, иң өлкән кеше Әлфия Ибраһимовага – 70 яшь. Нинди һөнәр иясе, ничә яшьтә булуы һәм кайсы авыл­да яшәвенә карамастан, уртак идея, бер максат берләштерә марафончыларны: барысы да әдәбиятны ярата, китап укый, сәламәтлеген кайгырта, үзендә яхшы гадәт формалаштыру өстендә эшли, рухын ныгы­та. Тагын бер мөһим фактор – алар туган телләрендә аралаша һәм интернет челтәрендә татар телле контент булдыру өстендә хезмәт куя, матур гадәтләргә башкаларны да өйрәтә.

Быел алар Мөслимдә берен­че тапкыр үзләре өчен кече сабантуй оештырды. Узган ел марафончылар барлык фи­налистларны туплаган Арча әдәби сабантуенда очраш­ты, быел мөслимлеләр ямь­ле Ык буенда үзара якыннан­рак танышырга булды. Мара­фончыларны район Башкар­ма комитеты җитәкчесе урын­басары Марина Бәдретдинова сәламләде.

– Туган телен, әдәбиятны яраткан кешенең күңеле һәрвакыт чиста, якты була. Болай туплана алган кешеләр киләчәктә зур эшләргә сәләтле. Сафларыгызның киңәюен те­лим, – диде ул.

Кече сабантуйда оешты­рылган традицион уеннарда олысы-кечесе, яше-карты – ба­рысы бергә күңел ачты. Һәркем бүләкле булды. Гаилә белән килүчеләр дә шактый иде. Ки­тап сөючеләр арасында ши­гырь сөйләүчеләр булмый ка­ламыни?! Тат. Бүләр авылын­нан марафоннарда тормыш иптәше Мөхәммәтнур Вахи­тов белән бергә катнашкан Гөлнур Салихова Клара Була­това шигырен сөйләп шакка­тырды. Рүзәл Минһаҗевның гаиләсе белән сабантуй­га килүе сюрприз булды. Ул, ярышларда катнашып, шаян- тапкыр сүзләре белән бәйрәм рухы тудырды, шигырьләрен укып, күңелләрне канатлан­дырды. Эльза Хисамиева баш­каруындагы дәртле җырлар чараның бизәге булды. Рәмилә Дәүләтованың апасыннан отып алган “Әниемә” җырын (авто­ры – В.Әхмәтҗанов) җырлавын беренче мәртәбә ишеттек. Роза Маракина, Миләүшә Хәсәнова, Миләүшә Гәрәева, Рәмилә Дәүләтова – марафончылар­ны берләштереп, чараларда оештырып йөрүчеләр. Очра­шуда катнашкан һәркем алар­га рәхмәтле.

М а р а ф о н н а р н ы ң читләр күзенә күренмәгән үзенчәлекле ягы бар. “Әдәби марафон”да һәркем үзе укы­ган китаптан иң кызыклы өзекләр белән башкаларны җәлеп итә, китап уку теләге уята. “Сәламәт иртә”дә катна­шучылар иртән йөгереп кереп, башкаларга үрнәк күрсәтә. Һәр көнне яңа маршрут сайлар­га тырышып, җирлегебезнең иртәнге матурлыгын бөтен дөньяга таныта. 2020 елда “Авылым гүзәллеге” мара­фонында катнашкан Чулпан Минһаҗетдинова Баланлының иң матур урыннары, иң уңган кешеләре турында кызыклы итеп сөйләп шаккатырган иде. Мөслим марафончылары мес­сенджерларда аралашып тора, бергәләп киләчәкккә планнар кора, укыган әсәрләре турын­да фикерләре белән уртакла­ша. “ВКонтакте” челтәрендә “Без Мөслимнән” исемле үз төркемнәре дә бар.

Матурлыкны күрә, күрсәтә белгән кешеләр үзләре артын­нан башкаларны да ияртергә сәләтле. Марафончыларның һәрберсе дустына, күршесенә, хезмәттәшенә, туганы­на теләктәшлек күрсәтеп килгән. Фикердәшләр туплан­ган җирдә игелекле эшләр туып тора. Киләчәктә яңа ма­рафоннар оештырылачак. 1 июльдән 18 яшькә кадәр ба­лалар өчен ХХ Дөньякүләм “Әдәби марафон” башлана. Сез дә кушылыгыз. Рухыбыз­ны камилләштерүгә тагын бер адым ясыйк!

Гөлназ Җәлилова фотосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әдәбият яңалыклары Әдәби марафон