Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЗӨЛФӘТ ЗИННУРОВТАН КЫЗДЫРЫЛГАН ДИҢГЕЗ КЫСЛАСЫ РЕЦЕПТЫ

Җырчы, телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан диңгез кысласы (креветка) һәм токмач пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

(Интертат)

Диңгез кысласын пешерү тәртибе: атланмай эретергә һәм өстенә турап сарымсак салырга. Бераз кызаруга сарымсакны алып куярга, башка ул кирәк түгел.

Чистартылган диңгез кыслаларын кайнаган су салып 5 минут каплап торырга да, суын сөзеп табага салырга һәм акрын утта кыздырга. 5 минуттан 35% лы сөт өсте, борыч, тоз һәм кипкән үләннәр (орегано) салып болгатырга, кайнап чыкканын көтәргә, сүрән утта капкачын каплап куярга. 2-3 минуттан угычтан чыгарылган сыр салып болгатырга һәм тагын сүрән утта капкачын каплап калдырырга кирәк.

Токмач пешеп чыккач, өстенә 1 стакан сап-салкын су салырга да, газны сүндереп 5 минутка каплап куярга. Аннары дуршлак аша сөзәсең дә, тәлинкәгә саласың. Токмачны яңадан су бн чайкатырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев