Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны Президентлыкка кандидат итеп теркәде

Путинны яклап 1,6 миллионнан артык имза җыелган, Үзәк сайлау комиссиясенә 314 меңнән артык имза тапшырылган.


( «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны март аенда узачак Президент сайлауларында кандидат итеп теркәде, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Теркәлү вакыты - 11.25. Шуннан соң кандидат таныклыгын аның ышанычлы вәкиленә тапшырганнар.

Гамәлдәге дәүләт башлыгы үзен-үзе кандидат итеп күрсәтә. Теркәлү өчен аңа 300 меңнән дә (өстәвенә, бер төбәктә 7,5 меңнән дә артыграк түгел) кимрәк булмаган имза җыярга кирәк иде.

Путинны яклап 1,6 миллионнан артык имза җыелган, Үзәк сайлау комиссиясенә 314 меңнән артык имза тапшырылган. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы урынбасары Николай Булаев искәрткәнчә, комиссия тиешле таләпләргә җавап бирми торган нибары 232 имза тапкан. Бу - тикшерү өчен сайлап алынган имзаларның 0,39 процентын тәшкил итә.

Якшәмбе көнне имзаларны тикшерү нәтиҗәләре турындагы беркетмәне кандидатның ышанычлы вәкиленә тапшырганнар.

Россия Президентын сайлаулар 18 мартта узачак. Моңа кадәр Үзәк сайлау комиссиясе ике кандидатны теркәгән иде инде. Алар - ЛДПР лидеры Владимир Жириновский һәм КПРФтан Павел Грудинин. Парламент партияләреннән кандидат итеп күрсәтелгәнлектән, аларга теркәлү өчен үзләрен яклап имза җыярга кирәк түгел иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев