"Үзеңне сынап кара" дигән хәрби-спорт чарасы узды
Иң яхшы катнашучылар " Яшьлек "спорт-сәламәтләндерү комплексының мактаулы грамоталары белән бүләкләнде
Cпорт чаралары Дирекциясе эшчеләре Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучыларын җәлеп итеп, "Үзеңне сынап кара" дигән хәрби-спорт чарасы үткәрделәр. Укучылар АК-74 җыю буенча көч сынаштылар,ГТО нормативларын үтәделәр, шулай ук плащ-палатка җыюда иң көчлеләрне билгеләделәр. "Яшьлек" ССК директоры М. А. Байрханов балаларны армиянең сухпаек эчтәлеге белән таныштырды, аннан соң барлык балалар да армия ризыкларын татып карый алдылар. Ә аннары инде үз куллары белән әзерләнгән аштан авыз иттеләр.Туклыклы аштан һәм кайнар чәйдән соң командалар һәм иң яхшы катнашучылар " Яшьлек "спорт-сәламәтләндерү комплексының мактаулы грамоталары белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев