Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар көтә безне!

11 сыйныфны һәм аграр көллиятне тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе икенче ел рәттән “Кояшлы Ык” ял зонасында уздырыла. Быел кичәдә урта мәктәпне тәмамлаган 70 укучы һәм аграр көллиятне тәмамлаган 57 егет-кыз катнашты. 

Бәйрәм башланганчы чыгарылыш сыйныф укучылары Ык буенда агачлар утыртты. Әлеге алан киләчәктә “Чыгарылыш сыйныф укучылары аланы” дип йөртеләчәк һәм анда ел саен агачлар утыртылачак. 
Чыгарылыш кичәсен ачып, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов тәбрикләүләрен җиткерде, укучыларга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен әйтте: 
– Бүгенге бәйрәмгә матур нәтиҗәләр белән килдек. Мәктәпне тәмамлаучы 70 укучыбызның 26сы бердәм дәүләт имтиханнарында 80нән артык балл җыйды. 20 укучы урта белем турындагы аттестат белән бергә медаль дә алачак. Матур күрсәткечләргә ирешүдә укытучыларның һәм әти-әниләрнең дә хезмәте кергән. Рәхмәт сезгә! Барыгызга да сәламәтлек һәм ак юллар телибез. 
Район башлыгы Рамил Муллин укучыларга киләчәктә дә тырыш булуларын һәм “мөслимлеләр” дигән исемне горур йөртүләрен теләде: 
– Тормышта һәрберегезнең үз юлын табуын һәм, кайда гына булсагыз да, нинди һөнәр сайласагыз да, чын кешеләр булуыгызны телим. Уку дәверендә сезнең терәгегез, ярдәмчеләрегез булган, һәр башлангычыгызны куәтләгән әти-әниләрегезгә рәхмәтле булсагыз иде. Сезнең өчен үзегездән дә ныграк борчылган, шатлыкларыгызны бүлешкән мөгаллимнәрегезне онытмасагыз иде. Бүген сез мөстәкыйль тормышка аяк басасыз. Белемне дөрес итеп куллану үзегездән тора. Тәрбияле һәм әхлаклы булыгыз! 
Тәбрикләүләрдән соң Р. Муллин һәм Р. Демидов урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган укучыларга – медальләр һәм аграр көллиятне тәмамлаган алты укучыга кызыл дипломнар тапшырдылар. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов мәдәният чараларында актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларына район башлыгының һәм мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле пакетлар тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучылары җырларын бүләк ителәр, флешмоб күрсәттеләр. Бәйрәмгә кунак буларак чакырылган Мөнир Рахмаев укучыларны җырлатты да, биетте дә, шаярып, күңелләрен дә күтәрде. 

Фәридә Гайнетдинова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев