Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Йолдызлык” фестивалендә жюри әгъзалары психолог ролен дә үти

"Балалар белән эшләү җиңел түгел, шуңа да без аларга иң мөһиме - җиңү түгел, ә катнашу дигән максат куябыз", диде оештыручылар.

( "Татар-информ", Эльвира Шакирова). "Созвездие-йолдызлык" фестивалендә катнашучы балалар белән эшләүче психологлар юк. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта фестивальнең продюсеры әйтте.

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов әйтүенчә, психологларның булмавы - зур проблема. "Шулай да безнең жюри, бигрәк тә Зилә Даяновна теләсә кайсы психологны алыштыра", - диде Дмитрий Туманов.

"Жюрига иң яхшылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел түгелдер. Фестивальдә җиңмәдек, дип борчыласы юк. Биредә катнашу - үзе зур җиңү. Балалар белән эшләү җиңел түгел, шуңа да без аларга иң мөһиме - җиңү түгел, ә катнашу дигән максат куябыз. Барлык катнашкан балалалар да махсус бүләкләр ала", - дип сөйләде Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

"Йолдызлык" фестиваленә тиңнәр юк, ул - безнең байлыгыбыз. Миллиончы катнашучы булу - балалар, әти-әниләр, педагоглар, хакимият башлыклары хезмәте. Балаларның сәләтләрен күрсәтер өчен республикада бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыл белән шәһәр баласын аерырга мөмкин түгел. Кайбер очракларда авыл балалары шәһәр балаларына караганда да яхшырак чыгыш ясый. Бу, әлбәттә, сөендерә. Педагоглар район-авылларга барып мастер-класслар үткәрә. Бу фестивальнең дәрәҗәсе югары булуын күрсәтә", - диде Нурия Хашимова.

"Татар-информ" Зилә Сөнгатуллина: "Йолдызлык" фестивалендә катнашучылар зур исемле артистларга үрнәк, дип белдерүен хәбәр иткән иде. Быел фестивальдә миллионынчыкатнашучы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев