Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә

КУЧКАР (21.03-20.04) Уяулыкны җуймагыз:тирәгездә шикле кешеләр пәйда булырга мөмкин. Кызыктыргыч тәкъдимнәр белән күмәрләр: ялтыраган һәр нәрсәнең алтын булмавын истән чыгармыйча, матур вәгъдәләргә ышанмагыз

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Робот­ка әйләнеп калгансыз кебек. Сез­нең өчен тәүлек 30 сәгатьтән тора, һәм сез ял турында бөтенләй оныттыгыз түгелме? Шуның кадәр бетеренеп эшләп, нәрсә расламакчы буласыз?!

ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) Ялыктыргыч, күңелсез көндәлек эшләр әсирлеген беразга онытып торырсыз: сезне үтә кызыклы сәфәрләр көтә. Гомумән, тормышыгызның яктырып,матураеп китүе өчен мөмкинлекләр ачы­лырга тора.

КЫСЛА (22.06 - 22.07) Бу кышкы атна кызыклы вакыйгаларга бай булыр. Эшегездә сюрпризлар ки­леп чыгар, дәрәҗәле кешеләр сез­нең белән аралашу җаен карар. Әмма чын- барлыктагыдан яхшырак күренергәтырыш- көлкегә калырга мөмкинсез.

АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Бу кыш­кы көннәрдә җиңсызганып эшләргә туры килер. Әмма күз курка, кул эш­ли, диләрме әле? Кыенлыклар алдында кау­шап калмагыз һәм барЛык проблемаларның вакытлыча гына икәнен онытмагыз.

КЫЗ (24.08 - 22.09) Серкәгез су күтәрми. Шулаймы? Ә аның күтә­рүе кирәк! Юкса бу атнада хез­мәттәшләрегез һәм җитәкчегезнең гадел тәнкыйтен ишетеп, шартлар дәрәҗәгә җитүегездән халык кычкырып көләчәк.

ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Гыйнвар ахыры - февраль башы хәтергә уе­лып калырдай матур вакыйгалар вәгъдә итә. Шәхси тормышыгызда да - ты­нычлык. Ә инде җомга көн акчага бәйле мәсьәләдә кеше ышанмаслык дәрәҗәдә бик уңай киләчәк.

ЧАЯН (24.10 - 22.11) Әһәмиятле документларны чамалап, күзегез­не яхшылап ачып тутырыгыз. Юкса хатаны төзәтү авыр булу гына тү­гел, сезнең кулдан да килмәячәк. Гаиләгездә әйбәт яңалыклар белән сөендерәчәкләр.

УКЧЫ (23.11 - 21.12) Никадәр күбрәк эшләсәгез, нәтиҗәсе дә шуның кадәр зур булачак. Әмма бетеренергә дә кирәкми. Җыеп кы­на әйткәндә, алтын урталыкны табыгыз да рәхәтләнеп яшәгез.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01) һөнәри осталыгыгыз тел-теш ти- дергесез булганлыктан, үрнәккә әйләнерсез. Хәтта көнчел колле­галарыгыз да алыштыргысыз хезмәткәр бу­луыгызны таныр. Көчегезне кызганмыйча, яшьрәкләр белән тәҗрибә уртаклашуны җитәкчегез күреп алыр.

СУКОЯР (21.01 - 19.02) Эш уры­нында көтмәгәндә генә дәрәҗәле­рәк вазыйфага куюлары аяз көнне яшен суккандай тәэсир итәр. Яңа бурычларга төшенү өчен байтак чәч агар­тырга туры килер. Хәер, бу киеренкелек ат­на ахырында берникадәр йомшара төшәр.

БАЛЫК (20.02 - 20.03) Сагышка бирелмәгез, вак-төяк ялгышлык­лар өчен үзегезне битәрләмәгез. Күңелегезне төшермичә, хезмәт- тәшләрегезнең көнчелегенә карамыйча, эшләгез дә эшләгез. Ә инде атна ахырында финанс хәле яхшыруны көтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев