Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә

КУЧКАР (21.03 - 20.04) Күңелле вакыйгаларга бай атна. Бу чорда пыр туздырып эшләргә дә, рәхәт ләнеп ял итәргә дә вакыт табарсыз. Си шәмбе көнне күптәнге бер фаразыгызның рас килүенә шаккатырсыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Белеп торыгыз: дуамалрак табигатегез кирәкмәгән гамәлләргә этәрергә мөмкин. Җитәкчегез һәм хезмәттәш ләрегезне шок халәтендә калдырмыйм дисәгез, тыйнаграк, сабыр һәм җитдирәк булырга тырышыгыз.

ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) Тип- тигез урында проблемалар чыга рып ятмагыз: кечтеки генә тән кыйтьне дә кабул итә алмыйча, кирәкмә гәнгә мыжгымагыз. Шәхси тормышыгызда- барысы да әйбәт, ә пәнҗешәмбе көнне үзара мөнәсәбәтләрегез бигрәк тә шәп бу лыр.

КЫСЛА (22.06 - 22.07) Турыдан яру урынына урау юллар табарга өйрәнеп, галәмәт зур планнары гызны тормышка ашырырсыз. Тик дәрәҗәле кешеләргә ярарга тырышмыйча, үзегезне табигый тоту ягын карагыз.

АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Эч пош каннан гына килеп туган хәлләрне үзгәртергә маташмагыз. Тирәгездә абруегызны төшерү хыялы белән янып йөрү челәрдән сак булыгыз. Азрак сөйләгез, күб рәк тыңлагыз.

КЫЗ (24.08 - 22.09) Яңа эш, тегеннән-моннан акча эшләү ысул ларын тәкъдим итүчеләр күп лыр. Йолдызлар хезмәттәшләрегез һәм җи тәкчегез белән хушлашырга киңәш итми, ә менә өстәмә керем чыганагы гына булачак эштән йөз чөермәскә киңәш итә!

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) Җитәкчегез белән бик җитди сөйләшү булырга мөмкин. Аның барлык тәкъдимнә ре белән килешергә тырышыгыз. Шул ук ва кытта үз мәнфәгатьләрегезгә дә зыян килмә сен.

ЧАЯН (24.10 - 22.11) Бу атнада эч ке сиземләвегез ярдәмендә мө һим һәм бик дөрес карарга килер сез. Иң кызыгы шимбә көнне бу лыр: тормышыгызны баштанаяк үзгәртердәй бер кеше белән танышырсыз.

УКЧЫ (23.11 - 21.12) Бөтен шикләнүләрне читкә куеп, зур бер максатыгызга таба хәлиткеч адым ясарсыз. Озын телле, бәйләнчек хезмәттәшләрегез белән ара лашмаска тырышыгыз: алар сезнең юлдаш түгел! Акча эшләү мәсьәләсендә өметле генә тәкъдимнәр көтегез.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01)Тирәгездәгеләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә кытыршылыклар килеп чыкмагае. Алар тарафына "агулы", мәкерле сүзләр ычкындырудан сак булыгыз. Өстәвенә әле алдану куркынычы барлыгын да онытмагыз.

СУКОЯР (21.01 - 19.02) Яңа ел бәйрәмнәреннән соң бик гайрәт ләнеп эшкә керешкән булсагыз, хәзер бераз сүрелә төшү зыян итмәс. Кабаланмыйча ашык, дигән гыйба рәне беләсездер?! Хәзер сезгә шуны үтәү кирәк...

БАЛЫК (20.02 - 20.03) Биегез йолдызлардан сезгә хат бар... Чыннан да, бу атнада акчага бәйле шат лыклы хәбәрләрне алып кына то рырсыз. Ә инде пәнҗешәмбе иң бәхетле көнегезгә әйләнер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев