Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә

5-11 МАРТ

КУЧКАР (21.03 - 20.04) Вак- төяктән дә сөенергә өйрәнегез. Иң мөһиме - кәефне төшермәү һәм хаталарны анализлый белү. Пән­җешәмбе көнне күңелегезгә хуш килердәй хәбәрләр ишетерсез.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Өс- баш, йөз-кыяфәтнең күркәмлеген кайгыртыгыз. Модалы костюм, матур чәч-баш белән уңышка ирешү җиңелрәк! Әмма гел үзегезнекен сукалап, башкаларны ишетмәмешкә салышудан гы­на сак булыгыз.

ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) Дүшәмбе көнне җитәкчегез белән сүзгә керергә мөмкинсез. Ләкин аны алыштыргысыз хезмәткәр икәнле­гегезгә инандыра алсагыз, низаг уты шундук сүнәчәк. Күңелегез романтикага тартыла башлар: март кояшы бик мәкерле, саграк...

КЫСЛА (22.06 - 22.07) Карье­раны үстерү, керемне ишәйтүгә өметләр уяначак. Әмма кул ку­шырып утырмаска: уңыш һәм акча дигәнебез эш сөючеләргә генә "сыланыр­га" тора.

АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Хыялый хәчтерүш кебек һавада очып йөрисе түгел, ә җиргә төшәсе! Фә­кать шулай гына нәрсәгәдер ирешеп була, дип кисәтә йолдызлар. Март башы бик күпләргә серлерәк, гаҗәебрәк вакыйгалар вәгъдә итә.

КЫЗ (24.08 - 22.09) Бу язгы чор­да эшләрегез уң булырга охшап тора. Шулай да тынычланып калырга иртәрәк - дүшәмбедә иске проблемаларның очына чыгарга, артык оста булып кыланган кайберәүләрне урыннарына утыртырга туры килер.

ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Керем китерердәй бер шөгыль эзләп табарсыз. Шулай итеп иш янына, ягъни хезмәт хакы янына әйбәт кенә куш булыр. Бәйрәм алдыннан күңелегезне иркәләрдәй хәлләр килеп чыгар.

ЧАЯН (24.10 - 22.11) Атна ахырында акча мәсьәләсендә үзгәрешләр көтелә. Финанс өлкәсенең яхшырып китүен гаилә белән кибетләргә йөреп билгеләп үтәргә була. Кием-салымны бөтәйтү кәеф-рухны бермә-бер күтәрәчәк лә­баса!

УКЧЫ (23.11 - 21.12) Барлык эшләрегезне ашыкмыйча һәм бары тик мөстәкыйль хәл итәргә! Тәүге уңышлар үзегезне канатландырып җибәрәчәк, күңелегезгә илһам китерәчәк, тынычлык иңдерәчәк.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01) Март аеның әлеге чорында кыенлыклар көтелми. Әмма эш ташлап, маҗара артыннан куа башларга вакыт, дигән сүз түгел. Башта - эш, шуннан соң гына - калганы.

СУКОЯР (21.01 - 19.02) Эштә көтмәгәндә-нитмәгәндә күпләр­не сокландырырлык уңышларга ирешерсез. Минме икән соң бу, дип уйлап куярсыз хәтта. Шулай итеп, алыштыргысыз хезмәткәргә әйләнүегез­не тоймый да калырсыз.

БАЛЫК (20.02 - 20.03) Якын­нарыгыз белән үтә дә җылы ара­лашу күңелегезгә әйтеп бетерге­сез рәхәтлелек иңдерер. Ә менә шимбә көнне бер сернең ачылуы өлкән туганнарыгыз белән ачыктан-ачык бик озак сөйләшүне таләп итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев