Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә

КУЧКАР (21.03 - 20.04) Кемнеңдер проблемаларын хәл кылырга тырышып, көч һәм вакытны әрәм итмәгез: үз мәшәкатьләрегез дә җитәрлек! Хезмәт урынында катлаулы, әмма кызыклы эш йөкләрләр. Шул ук вакытта дусларыгыз белән мөнәсәбәтләргә дә ачыклык кертеп алырга кирәк булыр.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Дипломатиянең төп кагыйдәсен беләсезме? Бернинди дә низагка кермәү һәм мөнәсәбәтләрне ачыкламау! Бу атнада үзегезгә нәкъ менә компромисс остасына әйләнергә туры киләчәк.
ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) Дәрәҗәле кешеләрнең ярдәмен күреп сөенерсез. Тик планнарыгызны кычкырып сөйләп йөрмәгез: яз кояшы энергиясен туплый башлаган хезмәттәшләрегез аларны шундук элеп алып, үз максатларында файдаланырга гына тора!
КЫСЛА (22.06 - 22.07) Бер үк вакытта берничә эшкә тотынып, шактый ук җәфаланырга туры килмәгәе. Вакытны планлаштырырга һәм юк-бар сүзләрне колак яныннан уздырырга өйрәнегез.
АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Ниятләнелгәнне гамәлгә ашыру өчен искиткеч әйбәт шартлар барлыкка килер. Әмма сезнең уңышлардан көнләшүчеләр дә бар. Аларның кармагына эләгүдән сак була күрегез.
КЫЗ (24.08 - 22.09) Эчке сиземләвегезгә таянудан, хаталанып китүдән курыкмагыз. Мәгълүм булганча, эшләмәгән генә ялгышмый. Шулай икән, бик зур игътибар һәм төпченү таләп иткән мәсьәләләрне дә ялт иттереп хәл кылып куячаксыз.
ҮЛЧӘҮ (23,09-23.10) Урау юллар эзләгез - бу март атнасында кайбер эшләрегез комга терәлә башламагае. Әмма хафаланасы юк: дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегез ярдәменнән ташламаячак. Акчага ихтыяҗ артачак.
ЧАЯН (24.10 - 22.11) Сюрпризларга әзер булыгыз: искитәрлекләре дә, искитмәслекләре дә чыгып кына торыр. Чәршәмбе көнне җитәкчегез белән сүзгә керергә туры килмәгәе. Шуңа күрә аңа төбәп әйтәсе фикерләрегезне, моң- зарларыгызны алдан ук туплап торыгыз.
УКЧЫ (23.11 - 21.12) Акчага бәйле кайбер мәсьәләләр фәлсәфи уйларга этәрер. Әмма тормыш бөтенлеген күрәселәрегез алда әле...
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01) Тәвәккәллек күрсәтүдән курыкмагыз. Шулай икән, шактый ук кыю планнарыгыз тормышка ашачак, файдалы элемтәләр барлыкка киләчәк. Әмма дүшәмбе көнне, көндәшләрегезнең игътибарын җәлеп итмәс өчен, эшләмичәрәк тору хәерле.
СУКОЯР (21.01-19.02) Берьюлы берничә эшкә өлгерергә тырышып, нерв күзәнәкләренә зыян салмагыз, бераз гына ял итәргә дә өйрәнегез. Бу атнага төп киңәш әнә шул. Сак булыгыз: бик матур төргәкле "бушлай сыр" тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
БАЛЫК (20.02 - 20.03) Акча эшләү һәм карьера мәсьәләсенең очына чыгу өчен искиткеч әйбәт чор. Тик моның өчен күләгәдә калырга тырышу һәм планнарыгыз турында сөйләп йөрмәү кирәк. Җомга көнне гаиләгездә сөенечле хәлләр булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев