Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь өметләр үсә

Узган җомгада лицейда дүртенче сыйныф укучылары арасында “Ел укучысы” бәйгесенең зона турларында җиңүчеләр җыелды. Ун мәктәптән килгән 12 укучы финал ярышларында чыгыш ясады. 

Үзләре белән таныштырганнан соң конкурсантлар төрле өлкәләрдән сорауларга җавап бирделәр, бирелгән сүздән яңа сүзләр төзеделәр. Һәр укучы яраткан дәресенә реклама әзерләп килгән иде. Шулай ук районыбыз тарихы, мәдәнияте, күренекле кешеләре белән кызыксынуларын яктырттылар. Болар барысы да укучыларның эрудицияле, фикерләү сәләтләренең югары, тапкыр булуын дәлилли. Соңгы бирем дә кызыклы иде. “Мин президент (директор, космонавт...) булсам” дип исемләнгән проект кысаларында финалда катнашучылар мөстәкыйль фикерли белүләрен, сөйләү осталыкларын күрсәтте. Алар ирешкән уңышларда, әлбәттә, укытучыларының хезмәте бәяләп бетергесез. Әти-әниләре дә балаларын әзерләүгә зур көч куйган. 
 

Нәтиҗәдә гран-прига Айназ Галимова (гимназия) һәм Кирилл Кириллов (Мари Бүләр) лаек булды. Аларга “Мөслим кызы” һәм “Мөслим егете” титуллары да бирелде. Беренче урынга – Рания Мөхәмәтова (Г. Тукай исемендәге Мөслим мәктәбе), икенче урынга – Василиса Митюшкина (Яңа Усы), Илгиз Дәүләтгәрәев (Тат. Шуран), Азамат Кашапов (гимназия), өченче урынга Миләүшә Маликова (Күбәк) чыкты. Шулай ук төрле номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде. 
 

Бәйгедә катнашучылар биремнәрне үтәгәндә сәхнә бушап тормады. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы балалар иптәшләрен концерт номерлары белән рухландырып торды. 
 

Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Мөнирә Арсланова.

Айрат Фазылов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев