Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яктылык өләшәләр

Җирлектәге җитештерү объектларының, оешма-предприятиеләрнең нәтиҗәле хезмәт итүендә, тормыш-көнкүрешебезнең уңайлы булуында район электр хуҗалыгының тотрыклы эшләве мөһим роль уйный. Соңгы елларда тармакта электр корылмаларын һәм линияләрне яңа технологияләр нигезендә төзекләндерү юнәлешендә даими эш алып барыла.

– Узып баручы елда да электр хуҗалыгын яңарту-төзекләндерү буенча шактый эш башкардык. Подрядчыбыз – Бөгелмә “Электронефтегаз” җәмгыяте эшчеләре көче белән дүрт трансформатор подстанциясе ремонтланды. Яңа Сәет һәм Баланлы авылларында линияләргә капиталь ремонт үткәрелде: электр баганалары һәм линияләр алыштырылды, – ди “Әлмәт электр челтәрләре”нең район бүлеге җитәкчесе Кәрим Сәетгәрәев.

Подрядчылар бу көннәрдә Яңа Усы авылындагы электр линияләрен реконструкцияләү белән мәшгуль икән. Авылда өч КТП алыштырыла, 7 километрга якын озынлыкта линияләр яңартыла.

Район энергетиклары көче белән Яңа Сәет авылына баручы электр линияләренең агач баганаларын ташка алыштырганнар. Бу объектта Үрәзмәт участогыннан мастер Илсур Кәлимуллин җитәкчелегендәге энергетиклар Рәдиф Мусин, Мирфәез Нургалиев, Ленар Шәймөхәммәтов, Илгизәр Газетдинов аеруча тырышып эшләгән. Шунысын да әйтергә кирәк: 1964 елдан бирле эшләгән Үрәзмәт участогы базасы Күбәк авылы янында сафка баскан яңа базага (алар хезмәт күрсәтүче зонаның урта өлешенә) күчәчәк. Метрәй һәм Баланлы авылларында электр линияләрен яңартуда мастер Илһам Гатауллин һәм бригадир Марсель Газизов белән Фәһим Мортазин, Ирек Хөсәенов, Илһам Нургалиев, Радик Мирсәетов нәтиҗәле эшләгән.

Бу җәйдә Мөслимдәге Кооператив урамында барган реконструкция эшләре вакытында электр баганаларын күчереп утырту буенча да эш башлаганнар. Шундый ук эш Октябрьская урамында да башкарылган. Район үзәгендә Яңарыш һәм Аэропорт микрорайоннарындагы яңа төзелгән шәхси йортларга барлыгы 2 километр озынлыгында линияләр сузганн

“Әлмәт электр челтәрләре”нең район бүлеге райондагы 890 километр озынлыктагы электр линияләренә, 10/0,4/ кВ көчәнешле 305  КТП га, 110/35/10 кВ көчәнешле 7 подстанциягә хезмәт күрсәтә.

Электр корылмаларын һәм линияләрне яңарту белән бергә төп бурыч – кулланучыларны электр белән тоткарлыксыз тәэмин итү кадәресе дә бар бит әле. Бу юнәлештәге көндәлек эшне көйләүдә Алмаз Гатауллин, Азат Шабаев, Алсу Хәмәтдиновадан торган диспетчерлык хезмәте зур роль уйный. Заявкалар нигезендә линияләрне аеру һәм кушу, электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр булганда, авария урыннарын билгеләп, аны тиз арада бетерүдә электромонтерлар Радик Шәймиев, Фәргать Әһлиуллин, Владислав Петров, Илнар Садриев, Разыйф Әхәтов өлгерлек һәм һөнәри осталык күрсәтә.

– Исән-хисап приборларын даими тикшереп торучы контролерлар Рәфилә Шәрәфетдинова, Эльвира Сабитова, Резидә Исламова “угрылар” белән дә көрәшә. Электр энергиясен урлаучыларны ачыклап, актлар төзеп, штраф та салалар, – ди Кәрим Сәлимгәрәев.

Коллектив районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Тирә-юньне чистарту, яшелләндерү өмәләрендә, спорт һәм мәдәни чараларда энергетикларны еш очратырга була. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның район конкурсында уңышлы чыгыш ясаганнар, кышкы спартакиада уеннарында катнашканнар. Әлмәт электр челтәрләренә караган оешмалар арасында үткән спорт ярышларында команда белән өченче урынны алганнар. Эльза Шәйхәйдарова һәм Радик Мирсәетов шәхси зачетта призлы урыннар яулаган. Бу җәйдә Әлмәт электр челтәрләре сабантуен да безнекеләр үткәргән. Тормыш-көнкүрешебез тагын да уңайлырак, йортларыбыз яктырак булсын өчен тырышучы район электр челтәрләре коллективында әнә шулай хезмәтчәннәр арасында да үзара җылы мөнәсәбәт, яктылык хакимлек итә.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев