Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа туган балага СНИЛС

2020нче елның 15 июленнән соң туган балаларга СНИЛСны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерергә кирәк түгел. 

Яңа туган баланы гражданлык хәле актларын теркәү органнарында теркәгәннән соң, тууны дәүләт теркәве турындагы мәгълүмат автомат рәвештә Россия Пенсия фондына тапшырыла. Шуның нигезендә балага иминият номеры булган шәхси лицевой счет ачыла. 
 

Шәхси лицевой счет номеры (СНИЛС) бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы (gosuslugi.ru) ананың шәхси кабинетында күренә. Пластик карта башка бирелми. 

Бу сервистан дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән ата-аналар файдалана ала. Электрон почта яисә смс аша рәсмиләштерелгән СНИЛС турында оператив рәвештә белдерү кәгазе алу өчен шәхси кабинетта тиешле пунктны сайларга кирәк. 
Шунысына игътибар итәргә кирәк: дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта ана турындагы мәгълүмат ЗАГСтан Пенсия фондына тапшырылган мәгълүмат белән чагышканда гына баланы теркәү турында белдерү кәгазе киләчәк. Мәсәлән, хатын-кыз фамилиясен үзгәртеп, дәүләт хезмәтләре порталында бу хакта күрсәтмәсә, баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат аның шәхси кабинетында күрсәтелмәскә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев