Волейбол турниры узды
Ярышларда Мөслим, Сарман һәм Азнакай районнарыннан 7 команда катнашты.
4 ноябрь көнне Мөслим авылының универсаль спорт залында волейбол турниры үтте. Ярышларда Мөслим, Сарман һәм Азнакай районнарыннан 7 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урында – Сарман районы; Азнакай районы Чалпы авылы – икенче урында; Мөслим районының "Илтранс" командасы өченче урынны алды. Матчның иң яхшы уенчысы булып Азнакай районы Чалпы авылыннан Марсель Гыйлаҗев танылды. Иң яхшы һөҗүмче – Сарманнан Раил Миңнуллин Раил. Иң яхшы элемтәче - Шәймөхәммәтов Динар (Мөслим, "Илтранс"). Иң яхшы сакчы - Искәндәр Бакиров(Мөслим, " Яшьлек "ССК). Җиңүчеләр һәм призерлар "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексының грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев