Уяулык һәрвакыт кирәк!
“Урман иле” лагеренда террорчылыкка каршы тикшерү узды. Лагерь иминлек таләпләренә тулысынча җавап бирә.
Казанның 175нче гимназиясендә булган вакыйга һич онытылмый. Мәктәптә булган атышта 9 кеше һәлак булды, 21 кеше төрле җәрәхәтләр алды.
Җирлегебездә дә мәгариф учреждениеләренең иминлеге тикшерелә. Тикшерүдә район эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр бүлекләре һәм башка җаваплы служба вәкилләре катнаша. Бу көннәрдә шундый тикшерү “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда узды.
– 10 июнь көнне лагерьны ачканда балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча төрле чаралар үткәрелде. Янгын вакытында беренчел саклану чараларын куллану, эвакуация тәртибе практикада күрсәтелде. Шартлы рәвештә лагерьның беренче санлы корпусы яна дип, янгын сүндерү техникасы да чакырылды. Лагерь хезмәткәрләре, сак хезмәте, балалар үзләре дә, көтелмәгән очраклар була калганда, югалып калмаячакларын исбатладылар, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Илнар Идиятов.
Лагерьны террорчылык очракларына тикшерүдә районның террорга каршы комиссиясе сәркатибе Наил Бәдретдинов, Росгвардия инспекторы Руслан Бадиков, гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Мөслим районы вәкилләре, җаваплы служба җитәкчеләре катнашты.
– Мөслим районында бүгенгә кадәр терроризм белән бәйле очраклар, шөкер, күзәтелмәде. Ләкин бу “тынычланырга була” дигән сүз түгел. Һәрвакыт уяу булырга кирәк! Алдагы көннәрдә көтелмәгән хәл килеп чыкмас дип, гарантия биреп булмый. Оешма-предприятиеләрдә, мәгариф учреждениеләрендә, хуҗалыкларда сак хезмәте тел-теш тидермәслек итеп эшләргә, үз вазыйфаларын намус белән башкарырга тиеш, – ди Наил Бәдретдинов.
“Урман иле” ял лагерена бүгенге көндә 60 бала йөри. Сабыйларның иминлеген ике сакчы тәэмин итә. Тикшерү вакытында лагерьдагы инструктор һәм пионервожатыйларга, сак хезмәтенә кичектергесез хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында инструктаж үткәрелде. Шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде.
Уйлап карасаң, террорлык актымы ул, янгынмы – иминлеккә куркыныч янаган һәр очракны кисәтергә мөмкин. Битараф булмау һәм уяулык кына кирәк. Террорга каршы комиссия әгъзалары хәбәр итүенчә, исламның традицион булмаган юнәлешләрен пропагандалаучы, даими яшәү урыны булмаган, киеме, үз-үзен тотышы, аралашуы шикле тоелган кешеләр шик уятырга тиеш.
– Район үзәгендә дә, авылларда да һәр кеше, һәр вакыйга – күз алдында. Чит кешеләрне яисә ят автомобильләрне игътибарсыз кадырмагыз. Авыл җирлекләрендә буш йортлар белән кызыксынучылар, шикле мәгълүмат язылган кәгазьләр таратучылар да шик уятмый калмасын иде. Җәмәгать яисә эш урыннарында билгесез пакет яисә тартмаларга тап булсагыз, кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә шалтыратыгыз,– ди Руслан Бадиков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев