Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ул күптән Яңа Карамалы кызы

Лилия – Метрәй авылы кызы. Фатыйма һәм Мирзанур Солтановларның алты балалы гаиләсендә дүртенчесе булып дөньяга килгән. 

Авылдагы тавык та чүпләп бетермәслек эшне апалары белән бүлешеп, җәйләрен әнисенә бүлеп бирелгән гектарлаган чөгендерне эшкәртеп, сарык йоны алышып, эшкә нык булып үсә кыз.

– Гаиләдә һәрберебезгә билгеләнгән эш бар иде. Чөнки әткәй-әнкәебез икесе дә көне буе колхоз эшендә. Шуңа барыбыз да иртән көтү киткәнче торабыз. Сыер-сарыкларны көтүгә куып, бозауларны яланга чыгарып бәйлибез. Беребез кош-корт ашата, беребез каз бәбкәсе саклый, олыраклар әнкәй белән чөгендер басуына китә. Балачагыбыз эш белән үтсә дә, күңелле һәм рәхәт чак булып күңелдә саклана, – ди Лилия ханым.
Кечкенәдән укытучы булып уйнарга ярата Лилия. Мәктәптән соң Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында башлангыч класслар укытучысы белгечлеге ала. 1991 елда дипломлы яшь белгечне Яңа Карамалы башлангыч мәктәбенә билгелиләр. 
– Мәктәп миңа бик якын һәм кадерле. Биредә мин 25 ел хезмәт куйдым, коллегаларым белән бик дус һәм бердәм булып эшләдек. Укучыларыбыз да бик актив, әти-әниләр эшебездә һәрвакыт ярдәмче һәм терәк булдылар, – ди Лилия Хәлиуллина.
Яңа Карамалы башлангыч мәктәбе белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары, яхшы күрсәткечләре белән мактала. Берничә елдан Лилия Мирзануровнага мәктәп директоры вазыйфалары да тапшырыла.
Авыл хатын-кызының эше өйгә, гаиләгә кайткач та бетә торган түгел. Лилия ханым тормыш иптәше Айдар белән ихата тутырып мал үрчетәләр, кош-корт асрыйлар, бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Шундый матур, җитеш тормышта куанып яшәгәндә Айдар, яраткан хатынын тол калдырып, кадерле балаларын ятим итеп, бакыйлыкка күчә. 
Тормыш дәвам итә. Балаларны үстерергә, кеше итәргә, тормышны алып барырга кирәк. Сынатмады Лилия, бүген дә ул тормышын тагын да матурайту, бөтен итү өчен тырыша. Машина йөртү таныклыгын алып, руль артына утыруына да дистә ел булып килә. Бүген инде кызлары Илзирә кияүдә, хәләле белән әниләренә ике онык бүләк иттеләр. Улы Рузил һөнәри белем үзләштереп, ишекләр ясау белән шөгыльләнә. 
Лилия Хәлиуллина, Яңа Карамалыда мәктәп ябылганнан соң, Иске Карамалы авыл жирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли башлады. 
– Лилия Мирзануровна – бик төгәл, тырыш һәм тынгысыз хезмәткәр. Шәхси вакыты белән дә хисаплашмый, авыл халкына һәрвакыт ачык йөзле, ярдәм итәргә генә тора. Илле яшьлек юбилеен каршы алучы хезмәттәшебез һәрвакыт яшь, матур булып кала бирә, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.
Лилия ханым – бик кунакчыл һәм уңган хатын-кыз. Аның берсеннән-берсе тәмле кайнатмалары, салатлары, күпереп пешкән камыр ризыклары телеңне йотарлык. Күңеле тулган, сагышланган вакытларда, машинасына утырып, болын-кырларга юл тота. Чөнки авыл табигатен, матурлык ярата ул. Тумышы белән Метрәйдән булса да, ул күптән Яңа Карамалы кызы. Авыл халкы да аны яратып, “үзебезнең кызыбыз” дип йөртә.
Фәридә Гайнетдинова.
Метрәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев