Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Торак" операциясе уңышсыз гаиләләрнең яшәү шартларын куркынычсыз итәчәк

Республика буенча, шул исәптән безнең районда да, "Торак-2017" операциясе старт алды. Өлкәннәр, ялгыз гомер итүче әби-бабайлар, социаль яктан куркыныч булган гаиләләрнең яшәү шартлары бу чарада иң беренче чиратта тикшереләчәк.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек бүлеге бу көннәрдә авылларга чыгып, аз керемле гаиләләрнең, ялгыз көнкүрешләре белән танышып кайтты. Проблемалары ачыкланган гаиләләргә булган проблемаларны бетерү өчен язмача тәкъдимнәр бирелә. Алга таба бүлек хезмәткәрләре электр чыбыкларын яңарту өчен ярдәм сорап район Башкарма комитетына мөрәҗәгать итүне дә күздә тота. 2016 елда үткәрелгән "Торак" операциясе барышында "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлекчәсе хезмәткәрләре ярдәме белән 7 гаиләнең йортларында тулысынча электр чыбыклары алыштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев