Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Кырымча кош теле

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан "Кырымча кош теле" рецептын тәкъдим итәбез, дип яза "ИНТЕРТАТ.РУ" сайты.

Камыр өчен: 
(10 кешегә) 
* 75 г эретелгән маргарин, 
* 100 г сөт, 
* 2 стакан он, 
* бер чеметем тоз. 

Сироп өчен: 

* 1 стакан суга 1 стакан шикәр комы, 
* 2 аш кашыгы бал. 

Токмач камырына караганда, үзлерәк итеп камыр басабыз, ун минутка томалап тотабыз. Тагын бер кат басып, ун минут ял иттерәбез. Токмач камырыннан юкарак итеп җәябез. 

5 минут киптерәбез. Бармак башын гына чылатып, җәймә кырыена су тидереп чыгабыз һәм 10 см киңлектә итеп камырны бөкләп төрәбез. 

Аннан 1,5 см киңлектәге тасмалар итеп кисәбез. Баш-башларын чеметеп, ябыштырып куябыз. Әзер кош телләрен майга салып кыздырабыз. 

Сироп кайнап чыккач, тагын 2 минут кайнатабыз. Кош телләренең бер ягын сиропка манып, дуршлагка кире яклары белән куябыз. Бераздан тәлинкәгә тезәргә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев