ТӘМЛЕТАМАК: Итле салат рецепты
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Итле салат рецепты

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан итле салат рецептын тәкъдим итәбез, дип яза "ИНТЕРТАТ.РУ" сайты.

Салат өчен: пешкән сыер ите, яшел кыяр, тозлы кыяр, пекин кәбестәсе, тоз, борыч.

Ингредиентларны токмачлап турарга, бер чеметем тоз-борыч сибеп, майонез салып яхшылап болгатырга.

Әзер салат өстенә анар (гранат) төшләре сибеп, берәр сәгатьтән соң табынга бирергә мөмкин. Яраткан кеше яшел тәмләткечләр сала ала.

Тәмле булсын!


Нет комментариев