Тәмлетамак. Гөлнарадан – как
Уңган хуҗабикәләр бүген җиләк- җимештән кайнатмалар, компотлар, желе, как һәм башка бик күп төрле чәй тәмнәре әзерли.
– Быел слива бик уңды. Сезгә сливадан бик тәмле как рецепты тәкъдим итәм әле, – ди Мөслимдә яшәүче Гөлнара Кадыйрова. – Әлеге тәмле дә, файдалы да ризык кыш көне аеруча тансык була.
Кирәкле ингредиентлар: 2-3 килограмм слива, кирәк кадәр шикәр комы.
Сливаларны юабыз һәм төшләреннән арындырабыз. Слива ачы булса, шикәр комы кушарга да була. Сливаны блендер белән бертөрле масса килеп чыкканчы изәбез. Калай табага пергамент кәгазе ябып, өстенә 3-5 миллиметр калынлыкта слива массасын җәябез. Кояшта яки мичтә 12-24 сәгать киптерәбез. Яхшы киптерелгән как пергамент кәгазьдән җиңел куба, уалмый да, ябышмый да. Какны рулет рәвешендә төрәбез һәм кисәкләргә бүләбез. Килеп чыккан кисәкләрне кунжутта, кокос стружкасында яки шикәр пудрасында әвәләргә мөмкин. Шулай ук һәр кисәккә фундук, миндаль чикләвеге дә салырга була.
– Чиядән дә күп итеп как ясадым. Чия кагы өчен 1 килограмм чия һәм 200 грамм бал кирәк була. Чиянең төшен алып, куерганчы талгын утта пешерергә һәм бал кушып болгатырга кирәк. Бу какны табигый ысул белән кояшта киптерсәң, бигрәк тә тәмле була, – ди Гөлнара Кадыйрова.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев