Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Бәрәңге рулеты

Әзерләү өчен: 2,5 кг бәрәңге, 240 грамм суган, 200 грамм кишер, 100 грамм маргарин, 5 йомырка, 50 грамм каймак, 50 грамм сохари, томат соусы, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч кирәк.

Әзерләү өчен: 2,5 кг бәрәңге, 240 грамм суган, 200 грамм кишер, 100 грамм маргарин, 5 йомырка, 50 грамм каймак, 50 грамм сохари, томат соусы, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч кирәк.
Әрчелгән бәрәңгене тозлы суда пешерегез, суын саркытып, изеп суытыгыз. Эчлек өчен суганны, кишерне саламлап турагыз һәм маргаринда томалап кыздырыгыз. Йомырканы каты итеп пешереп, ваклап турагыз һәм кишер, суган салып болгатыгыз. Су белән чылатылган тукыма кисәгенә бәрәңгене 2-2,5 см калынлыкта җәеп, эчлекне салыгыз да, икегә бөкләп тәгәрәтегез. Җөен аска таба каратып, майлы табага салыгыз. Өстенә каймак салып матурлагыз, 220 градуска кадәр кыздырылган мичтә 20-30 минут тотыгыз.
Табынга биргәндә, рулетны кисәкләргә бүлеп, өстенә каймак яки томат соусы салып бирергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев