Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Террорчылык күренешләрен булдырмау буенча КИҢӘШЛӘР

Татарстан Республикасында террорчылык күренешләрен булдырмау, халык куркынычсызлыгы максатларында Мөслим районына читтән килеп, кыска вакытка фатир яисә бина арендага алырга теләүче, сәүдә, мәдәният, транспорт, сәнәгать объектлары эше белән кызыксынучы, зур күләмдә химик реактивлар, селитра, алюмин пудрасы, ацетон, шартлату әйберләре ясау өчен файдаланырга мөмкин булган башка әйберләр сатып алырга теләүче 20-40 яшьлек затларга игътибар итүегезне сорыйбыз. 

Шулай ук транспорт тукталышларында, сәүдә, ял объектларында, кешеләр күпләп җыела торган башка урыннарда, йорт подъездларында, подвалларда, чардакларда, ихаталарда шикле (хуҗасыз сумка-пактлар һ. б.) әйберләрне игътибарсыз калдырмагыз. Аерым фатирларда даими җыелучыларга, торак йортлар янында озак торучы шикле буш автомобильләргә, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга игътибар итегез. 
ТР хокук саклау органнары тәртипләрендә диверсия-террорчылык акцияләре әзерләү һәм оештыру билгеләре булган шикле кешеләр турында район эчке эшләр бүлегенә – 2-42-02, 02 һәм кәрәзле телефоннан 020 номеры аша, Азнакай шәһәрендәге ТР буенча ФСБ идәрәсенә 8 (85592) 7-41-05, бердәм коткару хезмәтенә 112 номеры аша һәбәр итүегезне сорый.
Фәридә Гайнетдинова, 
район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев