Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның медицина оешмаларына ашыгыч ярдәм машинасы ачкычлары тапшырыла

Быел Татарстанның сәламәтлек саклау оешмаларына 97 ашыгыч ярдәм автомобиле бирелә.


( "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда Республика клиник хастаханәсе территориясендә Татарстанның медицина оешмаларына ашыгыч ярдәм хезмәте машиналары ачкычлары тапшырыла. Чарада Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Быел Татарстанның сәламәтлек саклау оешмаларына 97 ашыгыч ярдәм автомобиле бирелә. Аларның 13е - "Газел" маркалы машина, 2се Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе өчен "ФОРД ТРАНЗИТ" машинасы, "Соболь 4х4" маркалы 27 автомобиль, республиканың кан тамырлары үзәкләре өчен 7 "ФОРД ТРАНЗИТ" машинасы, яңа туган балаларга реанимация ярдәме күрсәтү өчен "ФОРД ТРАНЗИТ" машинасы, Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе өчен 45 "ФОРД ТРАНЗИТ" автомобиле.

Барлык машиналар заманча медицина җайланмалары белән җиһазланган, пациентларның хәлен күзәтеп тору һәм хастаханәгә китергәнче интенсив терапия уздыру өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев