Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга җәй кайчан килә?

Температура 10 градуска төште, без сентябрь яки апрель азагына кайттык.

Үзәк Россиядә Төньяк Атлантик циклон йогынтысындагы түбән температуралар 11 июньгә кадәр сакланачак, аннары күрсәткечләр климатик нормага якынаячак. Бу хакта RT каналына “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец әйткән сүзләрне "Татар-информ" хәбәр итте. 

“Бүгенге көннән башлап Арктика сулышын тоя башладык: температура 10 градуска төште, без сентябрь яки апрель азагына кайттык. Температура тиешле нормадан 5-7 градуска түбәнрәк”, - дигән синоптик.

  • Узган җәй Үзәк Россиядә  явым төшем күләме аномаль булу һәм түбән температуралар белән истә калды, диде Тишковец. Моннан тыш, июнь соңгы 14 елда иң салкыны булды. 

11 июньнән соң температура 20 градуска кадәр  күтәрелер дип көтелә. Ай ахырында  температура климатик нормадан да югары булырга мөмкин.

“11-20 июньдә без климатик норма кысаларына кайтачакбыз, ягъни бу 20-23 градус җылылык, 20-25 градус та булырга мөмкин. 20-30 июньдә һәм 1-10 июльдә температура нормадан да югары булачак, ягъни үз халәтенә кайтачак. Алга таба зур булмаган үзгәрешләр белән барысы да уңай булачак”, - дигән синоптиклар.

 

Фото: "Татар-информ"

 

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/copayjavap/tatarstanga-y-kaychan-kil-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев