Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшәүче 211 хатын-кыз беренче балага пособие алачак

Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар кабул итә.

( «Татар-информ», Гөлназ Ойкина). Татарстанда яшәүче 211 хатын-кыз беренче балага пособие алачак, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар кабул итә.

Быел Татарстанда пособиенең күләме 8 490 сум тәшкил итә. Аны алу хокукыннан ана һәм баланың Россия территориясендә гражданлыгы һәм даими теркәлү урыны булган очракта файдаланырга мөмкин. Гаиләнең кереме бер кешегә 13 мең 800 сумнан да артып китмәскә тиеш.

Бала туганнан соң ярты ел дәвамында айлык пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Пособие бер ел дәвамында түләнә.

2017 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гаиләләргә ярдәм итү буенча кайбер чаралар кабул ителде. Ул шулай ук «Ана капиталы» программасын 2021 ел ахырына кадәр озайтырга йөкләмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев