Татарстанда ике җиңел машина һәм «КАМАЗ» белән юл һәлакәтендә биш кеше зыян күргән
Яңалыклар

Татарстанда ике җиңел машина һәм «КАМАЗ» белән юл һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

«Лада» машинасының йөртүчесе һәм дүрт пассажиры зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Лаеш районы Зимняя Горка авылында була. Трассада йөк машинасы, «Лада Ларгус» и Daewoo Gentra бәрелешә.

Көчле бәрелүдән чит ил машинасының алгы бамперы очып китә һәм корпусның алгы өлешенә зыян килә, ә «Лада Ларгус» йөк машинасының тәгәрмәчләре астында кала.«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада» машинасының йөртүчесе һәм дүрт пассажиры зыян күргән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев