Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җиңел машина йөртүчесен һәм пассажирын 13 янгын часте "коткарган"

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә ярыш уздырган.


( "Татар-информ"). Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан дүртәр кешедән торган 13 команда ярышты. Бөгелмә районы Карабаш бистәсендәге 21нче янгын-коткару часте мәйданында юл-транспорт һәлакәте вакытында коткару эшләре буенча ярышларның беренче этабы узды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге чара һәлакәткә тарыган кешеләргә ярдәм күрсәтү тәҗрибәсен арттыру, шулай ук янгын сүндерүчеләргә профилактика рәвешендә үткәрелгән.

Ярышларның беренче өлешендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең теоретик белемнәрен тикшергәннәр, практик өлешендә командада катнашучыларның хезмәт күнекмәләре бәяләнгән.

Мисалда, һәлакәт вакытында машинада йөртүчесе һәм пассажиры кысылып кала. Янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләрне автомобильдән гидравлик корал ярдәмендә чыгарганнар.

Иң яхшы нәтиҗәне ярышларда инде берничә тапкыр чемпион булган 77нче янгын-коткару часте күрсәткән. 27нче янгын-коткару часте икенче урынны яулаган. Хуҗалар исә өченче урында.

Хәзер 77нче янгын-коткару часте отряд данын республика ярышларында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев