Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2017 елда суд приставлары 272 миллион сум алимент түләттергән

Узган елда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе карамагында алимент түләттерү буенча 37 мең 395 башкарма производство булган.


( «Татар-информ», Елена Кривопатре). 2017 елда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе татарстанлылардан 272 миллион сум күләмендә алимент түләттергән. «Татар-информ» агентлыгында ведомствоның эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан баш суд приставы урынбасары Эльвира Лабашова шул хакта белдерде.

Узган елда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе карамагында алимент түләттерү буенча 37 мең 395 башкарма производство булган. Аларның гомуми күләме 3,42 миллиард сум тәшкил иткән. Ваемсыз ата-аналарга карата 982 җинаять эше кузгатылган. Бу - узган елга караганда 184кә артыграк.

«Бурычны түләттерүдә иң нәтиҗәле чараларның берсе - ата-аналарны транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итү. Шуның нәтиҗәсендә узган елда 160 миллион сум акча түләттерелде», - дип искәртте Эльвира Лабашова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев