Быелның 14 августында республикада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Татарстанга вакцинация үткәрү өчен 766 мең 65 доза күләмендә «Совигрипп», «Ультрикс» вакциналары кайтты. Вакциналарда 2017-2018 елгы эпидемия сезонында актуаль булачак вирус штаммнары (А/ (H1N1), A /(H3N2), B) бар.
Татарстанда барлыгы 1 559 200 кешегә прививка ясау күздә тотыла. Бу - республика халкының 40,5 проценты дигән сүз.
Сентябрь һәм октябрь айлары - вакцинация үткәрү өчен иң кулае, чөнки иммунитет формалашсын өчен - 1-2 атна, ә иммунитеты начар булган кешеләргә 1-1,5 ай вакыт кирәк.
Нет комментариев