Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан республика клиник хастаханәсенең баш табибы коронавирус инфекциясеннән ничек котылу турында киңәш бирде

Коронавирус белән балалар авырый башлаган, табиблар балигъ булмаганнарның каты чирләвен күрә.

«Бу-кан тамырлары инфекциясе, ул үпкәләргә зыян китерми, ә кан тамырларына, аларның эпителияләренә зыян сала. Шуның аркасында катлаулылыклар килеп чыга», – дип билгеләп үтте Рафаэль Шәвәлиев.

Хәзер Татарстан табиблары вирусның ничек үзгәрүен күрә: әгәр элек ул организмга үпкәләр аркылы – иң җиңел ысул белән үтеп керсә, хәзер ул эчәклек аша да үтеп керергә мөмкин, анда ул кан тамырларына урнаша һәм бик озак чыгарыла.

«Хәтта постковидный синдром да бик авыр уза, айлар дәвамында безнең хастаханәдә кайчандыр Covid күчергән пациентлар бар. Һәм без коронавирусның ярты ел, ике-өч елдан соң ничек чагылыш табачагын белмибез әле», – диде табиб.

Коронавирус белән балалар авырый башлаган, табиблар балигъ булмаганнарның каты чирләвен күрә.

«Балалар да хәзер коронавирус белән авырый. Элек алар авырмый, дип әйтсәк, хәзер без балаларның авыруын күрәбез, өстәвенә, чирне шактый авыр кичерәләр», - диде табиб.

Covid-19 инфекциясе белән зарарланган балигъ булмаган балаларны Балалар Республика клиник хастаханәсендә дәвалыйлар.

Шул ук вакытта Балалар Республика клиник хастаханәсе баш табибы Россиядә якын арада балаларга вакцинация ясарга рөхсәт итәрләр дип өметләнә, хәзер сынаулар бара инде.

Коронавирусны авыр кичерүче пациентлар күбәйгән. «Без күтәрелештә торабыз.  Авыруны катлаулы кичерүче пациентларның артуын күрәбез», — дип искәртте табиб.

Баш табиб коронавирусның кан тамырлары эпителияләренә зыян салуын әйтте. Еш кына ул организмга һава-тамчы юлы белән үтеп керә, әмма хәзер табиблар патогенның эчәклек аша да үтеп керүен күрә.

Татарстанда Covid-19 вирусына каршы вакцинация ясау өчен иң уңышлы вакыт февраль аеннан май аена кадәр иде.

Республика халкы прививка ясатып, үз-үзен һәм якыннарын инфекциядән сакларга кирәклеген аңласын иде, диләр медиклар. Вакцинацияләнгәннәр дә авырый, әмма алар авыруны җиңелрәк кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев