Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкы җылылык өчен түләүнең суммасына ризасызлык белдерә

Республикада торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы киеренкелекне бетерү максатыннан "кайнар линия" ачылган.

( «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстан халкын барыннан да элек счет-фактуралардагы җылылык өчен исәпләнгән сумма һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты борчый. Быел ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәгенә нәкъ менә шундый мөрәҗәгатьләр даими рәвештә килә. Бүген әлеге үзәкнең башкаручы директоры Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы киеренкелекне бетерү максатыннан кайнар линия (236-29-97) эшли.

Шулай ук Төбәк иҗтимагый контроль үзәгендә күпфатирлы йорт милекчеләрен әлеге мәсьәлә буенча кабул итү оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев