Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамчыдан күл җыелды

- Яраткан уенчыкларым, матур песием бар иде. Алар хәзер юк инде...Янды...

Өч яшьлек Софиянең зур күзләрендә яраткан әйберләрен югалту ачысы мәңгелеккә уелып калган төсле. Абыйсы Руслан кечкенә кызчыкны янгыннан күтәреп алып чыкканда аның өстендә бер кат күлмәк кенә була.

Әмәкәй авылында яшәүче Искужиннар гаиләсе 9 март иртәсендә йортсыз калды. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында санаулы минутлар эчендә өйне ялкын телләре камап ала.

- Тормыш иптәшемнең иртәгә кырыгын үткәрергә дип йөргән көн иде ул. Ихатада йөргәндә котельная яклап төтен чыкканын күрдем. Ни булыр икән бу дип, ишекне ачып җибәрүем булды, ялкын шуны гына көткән диярсең, вулкан төсле китереп бщрде. Улыма: "Янабыз!" дип кычкырдым, - ди Фирдәвес абый Шәйхразиев. - Бу вакытта улым Русланның өйдә булуы да сөендерә. Ул булмаса, балаларны тиз генә өйдән алып чыгып та булмаган булыр иде, бәлкем.

9 яшьлек Вилдан белән 3 яшьлек София әниләре эштә вакытта бабасы белән абыйлары карамагында кала торган була. Бу көнне дә шулай була. Әниләре Гөлназ Мөслимгә үк барып эшләп йөри. Балаларын кешедән ким-хур итмичә киендерү, тамакларын итүөчен 40 километр араны йөреп эшләсә дә, авырыксынмый ул.

- "Магнит" сәүдә үзәгендә сатучы булып эшлим. Эштән соң алдагы көнне кич кайтып булмаган иде, иртән кайтырга чыктым. Авылга керү юлында ук безнең урамда төтен шәйләнде. Күршебез Әлфинур апага шалтыратып: "Без янмыйбызмы ул?" дип сорадым. "Янасыз шул, Гөлназ!" дип әйтүе булды, кулымнан сумкам төшеп китте. Аяклар тыңламый, хәлсезләндем дә төштем, - дип искә ала ул көнне Гөлназ.

Бу вакытта аның башыннан "Балаларым гына исән-сау булсын!" дигән уй яшен тизлеге белән узып китә.

Берни уйламыйча, өйдә мультфильм карап утырган балалар янгыннан куркып елап җибәрәләр. Курку хисе көчлерәк булгандыр, Вилдан бер кат трусиктан урамга чыгып чаба. Сыңар аяк киемен генә киергә өлгерә ул. Кулына эләктергән трикосын да урамга чыккач кына киеп куя.

- Терәлеп торган күршеләребез алар безнең. Балалар йөгереп керделәр дә, кечкенә София "Тана, тана!" дип өзгәләнә. Танагызга ни булды дим. Һаман шул бер сүзне кабатлый. Яна диюе булган икән. Вилдан, бәбекәем, бер мәл тын да ала алмый басып торды. Шок хәлендә иде, бик курыкканнар иде, - ди күршеләре Әлфинур апа Гайсина.

Янгын вакытында авыл халкының бердәм булуы утның башка ихаталарга үрләвенә юл куймый. Гөлназның әтисенең янгын вакытында аркасы, йөзе пешкән, авылдашлары да бертуктаусыз өйне урап алып кар атып торганнар. Түгәрәк хасил итеп, утның юлын өзгән ир-егетләрнең фуфайкаларына кадәр януын да әйтә Гөлназ.

- Мондый куркыныч хәл миңа килмәс дип берәү дә әйтә алмый. Ходай үзе сакласын. Бернинди документсыз, бер кат күлмәктән кышын урамда калган авылдашыбызга авыл халкы да, мөслимлеләр дә зур ярдәм күрсәтте. Кемдер кием-салым, акча, башка кирәк-яраклар китерде. Баланлы, Баек, Метрәй авыл җирлекләре, районның мәгариф идарәсе, "Мост" җәмгыяте, Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы аеруча күп ярдәм күрсәтте. Без инде Гөлназны һәм балаларын авыр вакытта ярдәмебездән ташламадык. Инде янгын булганга бер ай чамасы вакыт узды, һаман да кирәкле әйберләрен барлап, хәлләрен белешеп торабыз. Бүген алар үзләренең төп йортларына күченеп яши башлады. Гаилә шунда көн күрә, - ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова.

Янган йортны Гөлназ 2015 елның кышында ана капиталы акчасына сатып алган булган. Зур ихаталы, иркен йорт була ул. Бүген биредә буш ишегалды гына утырып калган.

Янгыннан соң кечкенә София уттан курка торган булып калган. Әнисе мичтә чүп яндыргач та, "Сүндер, сүндер!" дип бертуктаусыз елаган ул. Кызның яраткан песие дә янгыннан чыга алмый янып үлгән.

- Гомергә паспортны үзем белән йөртә идем. Бу көнне, нигәдер, өйдә калдырдым. Төп йорттан әтинең дә документларын, башка рәсми кәгазьләрне дә өйгә алып кайтып куйган идем. Янәсе, үзебездә ышанычлырак. Бүген яшәгән өйнең газын да, ике йорт өчен түләп тормыйк дип, берничә көн элек кенә өздергән идем. Язмышыңа ни язылган шул. Балачагабыз үткән йортка кире кайтып яшибез менә. Аллага шөкер, торырга өебез, баш өстендә түбәбез, ашарга ризыгыбыз бар. Ходай биргән бу сынауны да узарбыз. Безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтлебез. Кешеләрдә кешелеклелек сыйфатлары югалмаган икән. Бик нык ярдәм иттеләр, - дип игелекле затларга рәхмәтен белдерә райондашыбыз.

Янгында якыннарының зыян күрмәве, сабыйларының исән-сау калуына әни кеше генә түгел, без дә сөендек. Шул балалар хакына фәлән километр араны үтеп эшләп йөргән Гөлназ Искужинага сабыйларын исән-сау үстерергә, аларны көн дә эштән кайтып күрергә, куенына алып сөяргә насыйп булсын!

Лилия Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев