Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: песния кайда туплана?

Пенсия тупланмаларының кайсы иминиятләүчедә формалашканын, аның гомуми суммасын РФ Пенсия фонды сайтындагы гражданинның шәхси кабинетында онлайн-режимда белергә мөмкин. Гражданинның шәхси кабинетыне керү өчен Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында (ЕСИА) теркәлергә һәм ЕПГУның расланган учет язуын алырга кирәк.

ЕСИАда теркәлү процедурасы www.pfrf.ru һәм http://www.gosuslugi.ru/ru/info/instruction адресларында күрсәтелгән.

Учет язуын шулай ук Россия Почтасы, Ростелеком яисә хезмәт күрсәтү үзәкләрендә раслатырга мөмкин. Шәхси кабинетка кергәч. "Управление средствами пенсионных накоплений" бүлегендә "Получить информацию о текуәем страховщике"не сайларга.

Агымдагы иминиятләүче турындагы мәгълүматта мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсия тәэмин итүенең сайланган варианты - иминият пенсиясе генә яисә иминият плюс тупланма пенсияләр формалашу; иминиятләүче үзе - хәзерге вакытта пенсия тупланмалары средстволары торган оешма (РФ Пенсия фонды яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фонды); пенсия тупланмалары средстволары суммасы - эш бирүче керткән иминият түлоәүләре, мөстәкыйль рәвештә түләнгән средстволар, ана капиталы средстволары (сертификат хуҗасы аны тупланма пенсиягә юнәлткән очракта) һәм өстәмә иминият түләүләре (дәүләт тарафыннан өстәмә финанслау программасы кысаларында күчерелгән очракта) күренә.

Акча РФ Пенсия фондында тупланса, аларны инвестицияләү нәтиҗәләрен дә күрергә мөмкин. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондында тупланган очракта пенсия тупланмаларының факттагы суммасын шул фондта белергә кирәк, дип хәбәр итә Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте (бүлек хокукында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев