Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбе укучылары "Арт-кот" бәйгесендә җиңү яулады

Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары "Арт-кот" дип исемләнгән балалар сәнгать иҗатының I Республика конкурсында катнаштылар. Бәйгене "Татарстан-Яңа гасыр" җәмәгать хәрәкәте, Казанның "Оранжевое чудо" мәдәни-ял үзәге һәм башка бик күп оешмалар берлектә оештырды.

Конкурста барлыгы 26 шәһәр-районнан 176 иҗат эше катнашты. Мөслим сәнгать мәктәбеннән жюри әгъзалары игътибарына 13 укучының иҗат эше җибәрелгән иде. Нәтиҗәдә, Камилә Ризванова I дәрәҗә лауреат исемен алды (укытучысы - Эльмира Галиева), Инзилә Вәлиева - II дәрәҗә лауреат (укытучысы - Рәмзия Батырова). Карина Борһанова I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (укытучысы - Гөлназ Талыйпова), Эльвира Гөмәрова һәм Азалия Габидуллина - I дәрәҗә (укытучылары - Эльмира Галиева), Диана Хатбуллина - II дәрәҗә (укытучысы - Эльмира Галиева), Диләрә Хәйруллина - III дәрәҗә дипломант (укытучысы - Гөлназ Талыйпова) булды. Адилә Сәйфетдиярова, Алинә Шакирова, Ильвина Гатауллина, Айгөл Шәймөхәммәтова, Камилә Хафизова катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев