“Сәхнә” балалар театры
Яңалыклар

“Сәхнә” балалар театры

Коллективны 49 эш арасыннан сайлап алганнар.

Сал.Мухан авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Сәхнә” балалар театры Шәүкәт Биктимеров исемендәге җиденче республика балалар театры сәнгате  конкурсында катнашып, икенче урынны алды. Илгиз Зәйниевның “Кәҗә, сарык һәм балалар” театрын башта  үзебезнең авыл тамашачысына  күрсәттек, аннары яздырып республика конкурсына  җибәрдек. Конкурста 18 район катнашты. Безнең  коллективны 49 эш арасыннан сайлап алганнар һәм без Байлар Сабасында чыгыш ясадык. Театрның җитәкчесе – Ильмира Әюпова, дип хәбәр иттеләр безгә авыл мәдәният йортыннан.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев