Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Татар мөгаллиме Эльвина Нәҗипова

Укытучылык һөнәрендә "Ел укытучысы" дигән зур гына мәртәбәле бәйге бар. Моны үзе мөгаллим булган һәркем үзе аша үткәреп, әлеге юлдан үткәндер. Миңа да әлеге юл аша үтәргә насыйп булды! Гомумән, туганнан алып, бүгенге көнгә кадәр, тормышым бәйгеләр белән уратып алынган. Шулар белән яшим, сулыйм кебек инде хәзер. Аллаһыма мең шөкер,...

Республика күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы" бәйгесе быел ике якташны очраштырды! Район һәм шәһәр турларында югары нәтиҗәләргә ирешеп, республика этабына үткәч, күңелем белән Мөслимемнән дә берәр укытучы килсә иде дип шулкадәр теләдем. Хыяллар чынга аша бит! Күбәк урта мәктәбеннән Дилбәр апа Гарифуллинаны күреп шатландым! Горурлык хисләре басты! Әлбәттә, эш стажыбыз күпкә аерылса да, безне бер максат - укучыларга туган телебезне өйрәтү, аны саклау, киләсе буынга тапшыру берләштерә иде. Туган җир, туган як барыбер үзенекен итә. Безнең җаныбызга, табигатебезгә салынган туганлык хисләре - безне һәрчак озата бара. Бәйге дәвамында ачык дәресләр, мастер-класслар, методик семинар, уку-укыту проектлары күрсәтелде. Без бер-беребездән тәҗрибә алдык, үзара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыттык. Туган төбәгебезне, уртак танышларны искә алып, хатирәләр белән уртаклаштык.

Нәтиҗәләр аеруча да сөендерде! Бөтенроссия "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2018" бәйгесендә финалга үтүче уналты мөгаллим арасында уныбыз аеруча зур уңышка иреште. Дилбәр апа - өченче урынга, мин "Укытучы - инноватор" номинациясендә җиңүгә лаек булдык. Шул мизгелләрдә бөтен тамашачыга кычкырып: "Без бит - мөслимлеләр!" диясем килде.

Хыял-максатларыма ирешеп яшәвем белән чиксез бәхетле мин! Һәм зур дәрәҗәләргә ирешүемдә миңа белем һәм тәрбия биргән укытучыларым, әти-әнием һәм якыннарымның өлеше дә зур дип беләм. Туган төбәгемдә яшәп иҗат итмәсәм дә, сез тәрбияләп үстергән, бүген үз һөнәренә тугры калып, Казанда эшләүче татар мөгаллиме, Мөслим кызы Эльвинагыз барын онытмагыз, дип яза безгә Эльвина Нәҗипова (Казан шәһәре, Вахитов районының 27 нче татар гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев