Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәйхрәзиев: коронавирус аркасында чараларның 90% ы үтәлмәгән һәм булмаячак

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе – ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев белдерде.

Быел планлаштырылган чараларның 90% ы Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында узмаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе – ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев белдерде.
"Күчерелгән чараларның саны бик аз. 90% диярлек узмады һәм узмаячак", - дип ассызыклады Шәйхрәзиев.
ТР вице-премьеры, план буенча, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле 10 меңнән артык чара үткәрелүен әйтте. Шул ук вакытта аларның яртысыннан артыгы онлайн-форматта узды.
«Бу безгә тагын бер кат цифрлы технологияләргә карарга мөмкинлек бирде", - дип билгеләп үтте Васил Шәйхрәзиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев