Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әсгать Сәфәров Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте

Ул бүген коллегия алдыннан Тик-токта үз контентын җитештерүче, 60 меңнән артык язылучысы булган яшьләр белән танышканын искәртте.

Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте.
«Татмедиа» коллегия утырышында ул туган телләрне саклауда массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында әйтте. 
Әсгать Сәфәров яшьләрне җәлеп итү, контентны хәзерге аудитория таләпләренә яраклаштыру белән проблемалар булуын әйтте. 
Ул бүген коллегия алдыннан Тик-токта үз контентын җитештерүче, 60 меңнән артык язылучысы булган яшьләр белән танышканын искәртте. «Моны хуплыйбыз гына. Безнең республиканың төрле шәһәр-районнарынннан балалар төрле телләрдә чыгыш ясый», — диде Сәфәров.
«Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел. Татарстан халыклары телендәге массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калу гына түгел, үстерү дә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров журналистларга. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев