Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйлар чорында мөслимлеләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыралар

Сабантуйлар якынлаша. Ел буе көтеп алынган бәйрәм күңелле, хәвеф-хәтәрсез узсын дисәк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

“Сабантуй көнне бина һәм объектларны саклауны оештырырга, файдаланылмый торган электр җиһазларын өзеп куярга кирәк. Бәйрәмнәр алдыннан җаваплы кешеләр белән инструктаж үткәрү зарур. Һәр авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы буенча су чыганакларының, янгын сүндерү техникасының әзерлеген, телефон элемтәсенең төзеклеген тикшерү сорала. Йорт, каралты-кура, башка биналар янәшәсендә учак ягуга, шашлык пешерүгә юл куймаска кирәк. Янгын сүндерү җиһазларын (огнетушитель, су сыешлыгы һәм башкалар) алдан хәстәрләү дә зыян итмәс”, – ди бүлек белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев