Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия кулланучылар күзәтчелеге балаларны карамель һәм арахистан тыярга киңәш итә

Ведомство татлы яңа ел күчтәнәчләре сайлау буенча белешмә чыгарды.


( «Татар-информ»). Роспотребнадзор сыйфатлы яңа ел бүләкләре сайлау буенча тәкъдимнәр кертелгән белешмә чыгарды. Анда карамель, абрикос төше һәм арахистан тыелырга киңәш ителә, чөнки алар аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Гомумән алганда, ведомство вәкилләре азык өстәмәләре, консервантлар булган кондитер эшләнмәләренә өстенлек бирмәскә киңәш итә.

Иң яхшысы - шоколад конфетларны сайлау, ди белгечләр. Аларда аз булса да калий, кальций, магний, фосфор, организмга кирәкле биофлавоноидлар, антиоксидантлар һәм А, С, Е. А витаминнары бар.

Зефирда терлек, хәттә үсемлек мае да юк. Зефир составындагы аксым ми эшчәнлеген яхшырта һәм иммунитетны ныгыта, гомумән алганда, бу татлы ризык калган кондитер эшләнмәләре арасында иң зарарсызы.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең бөтенроссия кайнар линиясенә татлы бүләкләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгында шикләнгән очракта, шулай ук балалар киемнәре, аяк киемнәре һәм уенчыклары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев