Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга грипп эпидемиясе якынлаша

"Бу атнада башкалада эписезон башланды. Алдагы атнада районнар вируслы инфекция авыруларына дучар булу ихтималы зур", - дип хәбәр итәләр ТР Сәламәтлек министрлыгыннан. "Шуңа күрә әниләр балаларына аеруча игътибарлы булсыннар иде. Кеше күп булган урыннардан ерак йөрү, витамин комплексларын кабул итү, бүлмәләрне даими җилләтеп тору, өйләрдә җитәрлек күләмдә дымлылыкны саклау авыруга каршы торучанлыкны арттырачак кына. Гриппка каршы прививка ясатучыларга эписезонның куркынычы булмас дип уйлыйм", - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев