Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният йортында лицейның ата-аналар университеты үтте

Район мәдәният йортында Мөслим лицееның ата-аналар университеты "Лицейдагы уңышлардан тормыштагы уңышларга" темасы астында үтте. Вестибюльда укучылар, ата-аналар эшләреннән күргәзмә оештырылды, укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары куелды. Лицей директоры Лилия Хабибуллина "Мөслим лицееның 2017 елда үсеш динамикасы темасына доклад ясады", тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Латипова "Тәрбия процессының торышы" турында сөйләде. Шагыйрь, халык мәгариф отличнигы, республикабызның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов лицей белән тыгыз элемтәдә эшләве турында сөйләде. Район башлыгы Рамил Муллин чыгышында ата-аналар һәм мәктәп тәрбияви һәм укыту эшләрендә бердәм булганда гына, балаларыбызны шәхес итеп формалаштырып була, дип ассызыклап китте. Җыелыш ахырында резолюция кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев