Район буенча 558 сыерчык оясы ясалды һәм эленде
Мәктәп укучылары арасында сыерчык ояларына "Җиңү язы - 2015" дип исемләнгән конкурс оештырылды. Район буенча 558 сыерчык оясы ясалды һәм эленде. Жюри беренче урынны Үрәзмәт мәктәбенең 6 класс укучысы Илназ Шакировка бирде.
Икенче урынны Мөслим лицееның 5 класс укучысы Инсаф Әмиров һәм Симәк мәктәбенең 2 класс укучысы Илвир Госманов бүлеште. Өченче урында - Тат. Бүләр мәктәбенең 5 класс укучысы Гөлшат Мирзаянова, Әмәкәй мәктәбенең 7 класс укучысы Илдар Якупов һәм Шуганка мәктәбенең 9 класс укучысы Эльвина Солтанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев