Реклама
9 апрель 2015 яңалыклары
-
Район буенча 558 сыерчык оясы ясалды һәм эленде
Мәктәп укучылары арасында сыерчык ояларына "Җиңү язы - 2015" дип исемләнгән конкурс оештырылды. Район буенча 558 сыерчык оясы ясалды һәм эленде. Жюри беренче урынны Үрәзмәт мәктәбенең 6 класс укучысы Илназ Шакировка бирде.
-
МТВ 8.04.2015
-
Мөслим урамнарында чокыр ремонты башланды
Руль артында йөрүчеләр сизгәндер: яз җитүгә, Мөслим урамындагы юлларда чокыр-чакырлар күренә башлады. Бу уңайсызлыкны бетерү максатында, юлларда ремонт эшләре башланды. Бу эшне "Мост" җәмгыяте юлчылары башкара. Ремонт эшләре Мөслимнең барлык урамнарында да үтәчәк.
-
Мөслимнең 85 егете хәрби хезмәткә яраклы дип табылды
1 апрельдән алып республикада язгы чакырылыш кампания старт алды. Хәрби хезмәткә чакырылш комиссиясен барлыгы 400гә якын райондашыбыз узар, дип планлаштырыла.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Хафизов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
9 апрель көнне Иске Сәет авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Хафиз улы Хафизов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны зур юбилее белән район башлыгы Рамил Муллин, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсән Шәрипов тәбрикләде.
-
Яшьләр хәтер китабына мәгълүмат туплады
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. 7 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Искра" активистлар хәрәкәте белән берлектә "Хәтер китабы" акциясен уздырды.