Яңалыклар

Бәйрәм белән!

Гүзәл затларыбыз якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тәбрикләүләр кабул итә. Район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин бәйрәм уңаеннан райондашларыбызга җылы теләкләрен җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “Сугыш елларының һәм сугыштан соңгы чорның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кыз ветераннарыбызга, күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, “Ана” дигән бөек вазыйфаны башкаручы барлык хатын-кызларга ихлас рәхмәтләребез ирешсен. Шатлык-сөенеч тулы көннәрдә, якыннарыгызның кайгыртуын, яратуын тоеп, бәхетле яшәгез”.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев