Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент мәгариф идарәләре өчен 45 “Лада Ларгус” җиңел автомобиле һәм мәктәпләр өчен 14 “Форд” микроавтобусы тапшырды (ФОТОЛАР)

Республика конференциясе кунаклары ике атна дәвамында Мөслимдәге Тукай скверында гөрләгән Печән базарын карады. Бүген әлеге базарда республиканың сәнгать, спорт, рәсем һәм кул эшләнмәләре ясау осталары җыелган "Без бергә" фестивале үтте.

Республика җитәкчелеген Татарстан территориясендә яшәүче төрле милләт курчаклары, агачтан ясалган сувенирлар һ.б. кул эшләнмәләре күргәзмәсе каршы алды. Соңыннан республиканың алдынгы спортчы кыз-малайлары, ил һәм дөньякүләм бәйге-конкурс җиңүчеләре Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Мөслим лицееның "Йолдызларга якынаеп" Бөтенроссия ярышларында җиңгән мини-футбол командасы Президент белән фотога төште. Татарстан кулибиннары әзерләгән күргәзмәдә Үрәзмәттән Газинур Шәйгардановның иҗат җимешләре булу да сөендерде.

Кунаклар делегациясен Мөслимнең үзәк өлешендә район һәм шәһәр башлыклары, республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашучылар һәм Мөслим халкы каршы алды.

- Мөслимлеләр бүгенге тантанага бик яхшы әзерләнгән. Районда яшәеш, белем һәм тәрбия бирүне оештыру, эш буенча да зур яңалыклар бар. Гомумән, һәр килүдә мактауга лаек үзгәрешләр күрәбез. Көнкүреш, дизайн эшләнмәләр шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Гади авыл хуҗалыгы районында барган позитив үзгәрешләрне башка муниципаль берәмлекләр дә күрергә һәм эшләрендә кулланма итеп алырга тиеш. Рәхмәт инициативалы район җитәкчесенә һәм аның командасына, шушы матурлыкны тудыруда хезмәт куйган тырыш Мөслим халкына - дип, Рөстәм Миңнеханов мөслимлеләрне алкышларга тәкъдим итте.

Аннары Президент мәгариф идарәләре өчен 45 "Лада Ларгус" җиңел автомобиле һәм мәктәпләр өчен 14 "Форд" микроавтобусы тапшырды.

"Иң мөһиме - мәгариф. Безнең балалар иң яхшы белем алырга тиеш. Әмма белем алу өчен әле хәрәкәт итү кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов машина ачкычларын тапшырганда. Моннан тыш республика мәгариф хезмәткәрләренә 17 мең 500 ноутбук тапшырылды, уку елы башланганчы тагын 11 мең ноутбук биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев