Помидор үсентесе ныклы булсын өчен
Мөслим авылында яшәүче Рәйханә Ибраһимова помидор үстерү серләре белән уртаклаша.
– Икенче чын яфрак чыгаргач, помидор үсентеләрен, яфракларына кадәр батырып, аерып утырталар. 25-30 көн үткәч, зур контейнерларга 12х12х15 см итеп утыртырга була. Күрше үсемлекләрнең яфраклары бер- берсенә тимәгәндә үсентеләр яхшы үсә. Күчереп утыртканнан соң 10 көн үткәч, үсемлекләргә беренче тапкыр тукландыру үткәрергә кирәк. Моның өчен агач көле сыгынтысы кулланырга була. Ике-өч көннән соң суган кабыгы төнәтмәсе (бер литрлы банкага суган кабыгы тутырырга, өстенә кайнар су агызырга һәм 3-4 сәгать тотарга, аннан соң сөзеп, 1:5 пропорциясендә су белән катнаштырырга) белән тукландырырга.
Бу төнәтмәдә микроэлементлар күп. Томатлар күзгә күренеп матураеп китә, аларның сабаклары ныгый, яфраклары үсә. Тиздән беренче чәчәк бөреләре күренә башлый. Бу үсентеләрне теплицага яисә ачык һавада каплап үстерү өчен күчерергә вакыт икәнне аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев