Пенсияләр артты
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе узган ел иминият взнослары күчерелгән 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде.
– Пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка арттырыла торган гадәти индексациядән аермалы буларак, кабат исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: хезмәт хакы югарырак булган саен пенсиягә зуррак сумма өстәлә. Шулай да, кабат исәпләү барышында пенсиянең максималь артуы 2020 ел бәясеннән чыгып исәпләнгән 3 пенсия коэффициенты, ягъни 279 сум белән чикләнә. 2020 ел коэффициенты бәясе хезмәт эшчәнлеге 2020 елда туктатылган очракта алына, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмалары исәбеннән түләнелүче тупланма пенсия, ашыгыч пенсион түләү һәм берьюлы бирелүче түләү күләме дә артты. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләү фактына караганда (эш бирүчеләрнең пенсион тупланмага күчерә торган акчалары хәзерге вакытта иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлдерелә) идарәче компанияләрнең акчаларны инвестицияләве нәтиҗәләренә күбрәк бәйле, диләр пенсия бүлеге хезмәткәрләре.
Пенсияләрне кабат исәпләү 1748 пенсионерга, ашыгыч түләү алучы 1022 һәм тупланма пенсия алучы 1470 пенсионерга кагыла. Аларның айлык түләүләре 2020 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректировка коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланма пенсия өчен ул – 9,1 процент, пенсия тупланмаларын өстәмә финанслау дәүләт программасында катнашучылар алачак ашыгыч пенсион түләүләр өчен 7,9 процент тәшкил итәчәк, ди Фәридә Ганиева.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев