Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оешма-предприятиеләр арасында ХХVII кышкы спартакиада старт ала

Район оешма-предприятиеләре арасында ХХVII кышкы спартакиада уеннары 28 гыйнварда башлана һәм 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Спартакиаданы тантаналы ачу 28 гыйнвар көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты спорт залында үтәчәк.

Шул ук көнне хатын-кызлар һәм 29 гыйнвар көнне ир-егетләр волейбол уеннарында очраша. Ярышлар Мөслим гимназиясендә, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә, ә финал уеннары гимназия спорт залында узачак.

4 февраль көнне шорт-трек һәм милли көрәш буенча ярышлар планлаштырылган. Алар "Яшьлек спорт комплексында һәм спорт мәктәбендә үтә.

5 февральдә гимназиядә һәм Г. Тукай исемендәге урта мәктәптә баскетболчылар очраша.

11 февраль көнне спортның биатлон төрен яратучыларны "Кояшлы Ык" ял зонасында көтәләр.

18 февраль көнне шахмат-шашка сөючеләр "Мизгел" яшьләр үзәгендә зирәклекләрен сынаячак.

19 февраль көнне район мәдәният йорты спорт залында командалар армспорт һәм бадминтон буенча ярышачак.

26 февральдә "Нептун" йөзү бассейнында - йөзү буенча ярышлар, гимназия спорт залында канат тартышу була.

4 мартта узачак суперфиналда оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында гомумкоманда зачетында беренче һәм икенче урыннарны алган командалар катнашачак. Уеннар 9.00 сәгатьтә башлана һәм гимназия, Г. Тукай исемендәге урта мәктәп, район мәдәният йорты спорт залларында, "Яшьлек" спорт комплексында, бассейнда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев