Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нинди очракларда нотариаль раслау таләп ителә?

Күчемсез милеккә карата кайбер килешүләрне нотариуста мәҗбүри таныклау кирәклеген күбебез белеп тә бетермидер. Уйлап карасаң, бу кеше өчен үзен алданудан юридик яклау чарасы булып тора. Нинди очракларда нотариаль раслау таләп ителә соң? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү максатында без Росреестрның Татарстан республикасы буенча Мөслимдәге бүлек җитәкчесе урынбасары Айдар Шәяхмәтовка...

- Айдар Зәетович, нинди килешүләрне мәҗбүри нотариаль раслау сорала?

- Күчемсез милеккә бәйле нотариаль раслау кирәк булган берничә килешү бар. Аның беренчесе - берничә затның гомуми милегендә булган күчемсез милекнең өлешләрен башка затка күчергәндә мәҗбүри нотариаль раслау. Мисал өчен, фатир дүрт кешелек гаиләнең гомуми өлешле милегендә тора. Әбисе оныгына үз өлешен бүләк итәргә уйласа, алда әйтеп узган килешү кирәк. Бу шулай ук гомуми өлешле булган пай җирләренә дә кагыла.

- Әгәр дә балигъ булмаган граждан үз милегендә булган мөлкәтне башка затка күчерергә теләсә?

- Күчемсез милек, мөлкәт бары тик нотариаль раслау шартында гына башка затка күчерелә ала. Шул ук вакытта аның әти-әнисе яисә законлы вәкилләре яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органнарыннан рөхсәт алырга тиеш.

- Айдар Зәетович, гомуми кагыйдәләр буенча нинди ышаныч кәгазьләре нотариаль расланырга тиеш?

- Дәүләт кадастр исәбенә куярга яисә дәүләт теркәве үткәрергә рөхсәт бирүче, шулай ук нотариаль форма таләп итүче килешүләрне ясау өчен һәм дәүләт реестрларында теркәлгән хокуклар белән идарә итү өчен бирелгән ышаныч кәгазьләре нотариаль расланырга тиеш.

- Килешүне яисә хокукны теркәү яисә хокукны чикләү нигезендә барлыкка килгән обременение почта аша җибәрелгәндә нәрсә эшләргә була?

- Почта аша җибәрелгәндә дә мондый килешүләр нотариаль раслау таләп ителә. Бу очракта гариза бирүченең гаризада куелган имзасы нотариаль тәртиптә раслана. Шулай ук гариза бирүче дәүләт кадастр исәбенә кую һәм дәүләт теркәве узу өчен бирелгән ышыныч кәгазен дә натариус тарафыннан раслатырга тиеш. Бу ышаныч кәгазе белән гариза бирүченең вәкаләтләре дә раслана.

- Нотариаль расланырга тиешле тагын нинди килешүләр бар?

- Никах шартнамәсе бар. Ир белән хатынның бергә тапкан милеген үзара бүлешү килешүе дә нотариаль раслауны таләп итә. Нотариаль тәртиптә рента шартнамәсе һәм бер кешедә гомерлек тәрбиядә булу шулай ук нотариаль яктан расланырга тиеш.

- Айдар Зәетович, нотариаль килешүләр белән гади язмача килешүләрне теркәү вакытларында аерма бармы?

- Нотариаль килешүләр кыска вакыт эчендә теркәлә. Мисал өчен, язмача формада эшләнгән килешүне теркәргә 9 эш көне бирелсә, нотариус тарафыннан бирелгән килешүләр исә теркәү кабул итеп алу датасыннан (яисә почта белән килеп керү датасыннан алып) 3 эш көне дәвамында башкарыла. Документлар нотариустан электрон формада килсә, бер эш көне дәвамында теркәү үткәрелә.

- Нотариусларга килешүләрне раслау буенча вәкаләтләр бирелгәннән соң, ясалган килешүләрнең "чиста" буласына гарантия бармы?

- Нотариус, килешүне раслар алдыннан, ведомствоара запрослар җибәрә. Әлеге запрослар белән ул алдан теркәлгән хокукларны тикшерә, кадастр исәбендә булу-булмауны, килешү якларының шәхесен, аларның юридик хокуклылыгын һәм эшкә сәләтлелеген (дееспособность), вәкаләтләрен ачыклый. Әгәр нотариаль килешү законны бозып эшләнсә, нотариус гражданга яисә юридик затка килгән зыян өчен үзенең милке белән җавап бирә. Моннан тыш нотариусның депозитын, кредитор белән бурычлы кешенең исәп-хисабы өчен генә түгел, күчемсез милекне сатып-алу вакытында да файдаланып була.

- Бу хакта тулырак мәгълүмат бирегез әле.

- Күчемсез милекне сату-алу үткәреп исәп-хисап ясаганда, сатып алучы нотариаль килешү ясаган нотариусның счетына акча күчерә. Килешү шартлары үтәлеп, сатып алучының милек хокукы Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәү үткәннән соң, нотариус акчаны сатучыга үзе күчерә.

- Исәп-хисап ясауның мондый ысулы килешүче яклар өчен дә уңайлы һәм мошенниклардан яклау чарасы да диясегез киләме?

- Әйе, нотариусның депозиты банк ячейкалары аша исәп-хисап ясау системасыннан өстенлекле булуы белән аерыла. Чөнки бу очракта мошенниклар тарафыннан ялган документлар биреп, банк ячейкасыннан акчаны урлау куркынычы булмый.

Әңгәмәдәш - Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев